«Шәһәрем язучылары»: экспресс-викторина (12+)
30
Июнь 2021
Чәршәмбе
30 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында, яшьләр аудиториясе өчен Чаллы шәһәренең матур әдәбият дөньясына уен-сәяхәт рәвешендә экспресс-викторина узды. Чара барышында укучылар «Автокала шигърияте», «Чаллы прозасы», «Портретлар галереясы» станцияләрендә булды. Анда Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Николай Алешков, Факил Сафин, Вера Хәмидуллина, Михаил Гоголев һ.б. танылган авторларның фотолары тәкъдим ителгән иде. Шулай ук китап күргәзмәсе, язучылар портретларыннан стенд әзерләнде һәм Ольга Кузьмичева-Дробышевская һәм Мирһади Разов шигырьләренә язылган җырлардан Музыка сәгате оештырылды.
|